VI Бөтендөнья татар хатын кызлары җыены
Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар хатын – кызлар җәмгыятьләренең вәкилләре 2021 елның 20 -22 нче маенда Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар хатын – кызлары җыенында милләтебезнең бүгенге хәле, аның яшәү рәвешен тагын да камилләштерү турында актуаль мәсьәләләрне карадылар.
Мәскәү “Ак калфак” оешмасыннан 7 хатын – кыз катнашты:
Наиля Фатехова – Мәскәү “Ак калфак” рәисе,
Нәзифә Кәримова – язучы, журналист, Мәскәүнең “Татар зыялылары” Клубы мөдире,
Алсу Фатхуллина - Татар мәдәният үзәге,“Нур” ансамбле җитәкчесе,
Гөлфия Якупова - “Нур” ансамбле солисты,
Нурҗихан Симаева - Татар мәдәният үзәге, “Асыльяр” ансамбле җитәкчесе,
Дина Абдуллина - Мәскәү “Татар кызы – 2020” бәйгесендә җиңүче,
Альбина Вәлиева - Татар мәдәни үзәгендә татар теле укытучысы.
Кызларыбыз “Гранд Отель Казан” кунакханәсендә урнашты.
VI Бөтендөнья татар хатын – кызлары Җыенын Татарстан Республикасының Фәннәр академиясында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев катнашын