Татар яшьләре лидеры Наил Нәбиуллин Xocalı (Хоҗалы) геноцидын искә алды
26 февраль - Азәрбәйҗандагы Хоҗалы геноциды көнендә, “Азатлык“ Татар яшьләре берлеге лидеры, журналист, “Яңа милли юл“ газетасының баш мөхәррире НАИЛ НӘБИУЛЛИН Бакудагы Хоҗалы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйды.
“Азәрбәйҗандагы Хоҗалы геноциды корбаннарын искә алабыз. Әлеге фаҗига-бөтен төрки дөньясының фаҗигасе. Онытмадык һәм онытмаячакбыз!
Азәрбәйҗан, кан кардәшләребез, бу авыр көннәрдә безнең йөрәкләребез Сезнең белән!