“Иске Казанда милли моңнар 2015“ хәйрия фестивале - 20 августа!

20 августа көндезге икедә Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале уза. Анда иң танылган 30га якын татар җырчылары катнаша: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энже Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, “Сорнай” ансамбле, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар. Чарада җыелган барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге Фондка () һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендәге () күрмәүчеләрне һәм ДЦП аркасында гарипләнгән балаларны дәвалауга күчереләчәк. Концертка керү бәясе – 250-300 сум булачак. 20 август. . Иске Казан (Биектау районы Камай авылы). Билетларны концерт.ру, тел: 240-84-84 аша алырга була!
Back to Top