Горурлыгым гүзәл Каргам!
Табигатькә җан кертүче елга, күл, инеш-елгаларга, чишмәләргә бай Карга авылы. Кечкенә таулар, тау өстендә кырлар, кырларында күкрәп иген, ә тау итәгендә бик күп төрле агачлар, матур-матур чәчәкәр үсә. Тылсымлы сихри табигате, урман-кырлары, болыннары, көмеш сулы Актае белән кешеләре дә матур. Сюжетта шул матурлык чагыла.