“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында эш гөрли
Һава температурасы күтәрелү белән тәңгәл килеп, районыбызда урып – җыю эшләре дә кызганнан – кыза бара. Басуларда иртәдән кичкә кадәр комбайннар гөрелтесе тынмый.
1106 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар игүче “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында да эш гөрли.
“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән акыллы гыйбарә нәкъ менә шушы ир-атлар хакында.