#МалайНаБеломБарсе #МойТатарстан

Җырның сүзләре: 1.Зөфәр, Рөстәм, Илгизә, Сәйдәш, Таһир, Зәйтүнә, Ләйсән, Ләйлә, Зөлфия- Сәләм юллыйбыз сезгә! 2. Түбән Камада торам, Мин татарча сөйләшәм, Туган ил өчен яшим. Бу безнең Татарыстан! 3. Әлмәт, Бавлы,Бөгелмә, Илдә кар(а)алтын чыга. Ихтияҗ майга арта, Машинам җилдәй оча. 4. Президент та оча, Вертолеттан күз сала. Алексеевск тырыша! Асфальтны яхшы сала. 5. Татар халкы кунакчыл, Табын тулы ризыгы: Чәйләре шаулап кайный, Чәк-чәге балдан татлы. 6. Үз илемдә ямьле миңа: Ындыр Эмиратлары да, Алабута Штатлары да, КәҗәҮрдәкЛэнды да. 7. Идел-Җаек буйлары, Атабайның казлары, Чистайның сәгатьләре- Йокыдан мәхрүм итте. 8. Үтә гомер, картайдым, Моңны да көйгә салдым. Шәймиевны тыңлагач, Яшьләргә дә күз салгач. 9. Авылда бар шәп туташ, Шәһәрдә бар ныкъ малай, Зәңгәр аның күзләре, Шаян аның сүзләре. 10. Боз эри арабызда, Бәрәңге казыганда. Кирәкми картошка фри- Тәгәрәткәне бушка. 11. Хэй, әйдәгез, дуслашыйк, Хэй, әйдәгез, берләшик, Мәңге яшә Ватаным, Синдә минем язмышым!
Back to Top