Татар җырчылары “Барс Медиа“ гаугасын аңлаталар

“Барс медиа“ тирәсендә гауга дәвам итә. 14 февраль татар җырчылары матбугат чарасын оештырды. Җырчылар, ә алар бу юлы, 9 кеше иде, гадәттәгечә, “Барс Медиа“ безне кеше итте дип аңа мәдхия укыды һәм көтелгәнчә җырчы Иркәне тискәре яктан телгә алдылар. Азатлык берничә тапкыр Иркәне гаепләүнең максаты нидә, нинди нәтиҗә көтәсез дигән сорау бирде, әмма анык җавап ишетелмәде. Күп очракта янә җырчы Ландыш Нигьмәтҗанова сөйләде. Очрашуда ялган детектор аппараты булды, әмма анда барысы да таралгач, Ландыш кына җавап бирде. Журналистларга “бу озак процесс һәм җырчы шәхси сорауларга җавап бирәчәк, аны яздыру тыелган“ дип аңлатылды. Әлегәчә кадәр “Барс Медиа“ җитәкчелеге дә, җырчы Иркә дә гаепләргә җавап бирер өчен аерым матбугат очрашуын да җыймады, рәсми белдерү дә ясамады.
Back to Top