авылдашыбыз Шәвәлиева Раушания Миңнулла кызы белән әңгәмә.
Салмак кына чайкалабыз
Гомерләр диңгезендә.
Куаныч-шатлык китерсен
Һәрбер туар көн безгә.
Чәчкә-гөлләргә күмелсен
Безнең йөргән юлыбыз.
Йөрәкләр һич картаймасын,
Сүрелмәсен җырыбыз.
Туган көн – изге бәйрәм ул
Һәрберебез өчен дә.
Дус-ишләрнең җылы сүзе
Яшәр өчен көч бирә.
Чәчкә-гөлләргә күмелсен
Безнең йөргән юлыбыз.
Йөрәкләр һич картаймасын,
Сүрелмәсен җырыбыз.
Яратабыз туган көнне
Җыр-биюләре өчен.
Һич сүнмәсен яшьлек дәрте,
Югалтмыйк яшәү көчен.