Илдар белән Гүзәл дуэты бер яшьлек уллары хөрмәтенә Казан һәм Уфада тамаша куя

Илдар белән Гүзәл дуэты бер яшьлек уллары хөрмәтенә Казан һәм Уфада тамаша куя 6,7,8 ноябрьдә Казанның Уникс залын тутырып Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның “Улым” концерты узды. “Кечкенә Самир күзлегеннән башлана тамашабыз. Мюзикл форматында эшләдек, театральләшкән тамаша”, ди режиссер Радик Бариев. Сценарий авторы шулай ук Камал театрыннан, Илгиз Зәйниев. Б ерничә ай алдан “Зур җыр бәйрәме көтелә” дигән игъланнарны Казан тамашачысы һәрдаим ишетеп торды. Татар эстрадасының билгеле артистлары Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова ике-өч ел башкалада концертлар куймый торган. Бәлки шуңа да шәһәрдә концертка билетлар берничә атна алдан сатылып беткән. Быел җырчылар журналистларны җыеп та халыкка күңелле тамаша вәгъдә итте. Моның өчен хәтта Камал театрыннан режиссер-сценаристлар да җәлеп иткәннәр. Режиссер Радик Бариев җырчыларның “Улым” дигән 12нче сезон тамашасының сценариеннән да, куелышыннан да канәгать булуын әйтә: “Кечкенә Самир күзлегеннән башлана тамашабыз. Мюзикл форматында эшләдек, театральләшкән т
Back to Top