Михаил Плетнев: “Татар рапсодиясе“

Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториянең халык уен кораллары кафедрасының беренче мөдире, Казанда баян мәктәбенә нигез салган Василий Плетневка 90 яшь тулган булыр иде. Аның турында “татар яшьләрен татар музыкантлары итеп тәрбияләп чыгарган“ дип тә әйтәләр. Василий Плетневның улы, дөньякүләм танылган музыкант Михаил Плетнев әтисенә багышлап үзе иҗат иткән “Татар рапсодиясе“ көен тыңлап алырга тәкъдим итәбез. Татар музыкасын баянга яраклаштыру эшендә актив катнашкан Василий Плетнев турында исә монда укый аласыз:
Back to Top