КЕСӘЛ
КЕСӘЛ
🔻2 л су
🔻2 аш кашыгы крахмал
🔻100 грамм шикәр комы
🔻300 грамм чамасы туңдыргычтан алынган җиләк җимеш (карлыган, зелпе, кура җиләге, каен җиләге).
🥣Кәстрүлгә җиләкләрне, шикәр комын, су салып кайнарга утыртабыз. Матур төскә кергәнче 5-10 минут кайнатабыз.
🍶Ул арада крахмал өстенә 1 стакан салкын су салып, болгатып, крахмалны әзерләп куябыз.
Әзер крахмалны кайнап торган компот өстенә җайлап кына салып болгатабыз. Ул бик тиз куера.
🍵Кайнап чыккач, тагын 5 минут тирәсе болгата-болгата кайнатабыз. Кесәлне куе итсәң, калак белән ашарлык була, сыек итсәң, эчәрлек була.
Кесәлне салкын килеш тә, җылы килеш тә, җимешләрдән сөзеп тә, җимешләре белән бергә бирергә дә мөмкин.