Күркәм эшләр эзеннән...
Репортажыбыз Балтач районыннан әзерләнде. Биредә яшәүче бертуган Галиевлар калайдан йорт бизәкләре ясый. Күңелләренә ошаган һөнәр үзләштереп, хәләл хезмәт белән тормыш алып баручылар, туган нигезләренә тугры кешеләр булганда – авыллар гөрләп торачак әле.