БИШЕК ЫРЫ ПРОЕКТЫ
Моннан беничә ел элек Ульяновск өлкәсенең “Кинофонд” оешмасы төбәктә эшләүче милли автономияләр белән берлектә “Әбием әкиятләре” дигән яңа проект башлап җибәргән иде. Хәзер алар бергәләп ел саен төбәктә яшәүче рус, татар, чуваш һәм мордва милләтләренең халык авыз иҗатына һәм фольклорына нигезләнеп балалар белән бергә милли телләрдә мультипликацион фильмнар төшерәләр. Матур башлангычның барышы һәм аны әзерләүчеләр хакында тулырак Рамис Сафин репортажында.