Спорт мәктәбе
2000нче елдан бирле эшләп килүче спорт мәктәбендә 26 тренер 800 гә якын балага физик тәрбия бирә. Биредә спортның 14 төре буенча түгәрәкләр эшли. Тагын билбаулы көрәш һәм сумо буенча да тренировкалар үткәрергә җыеналар. 50ләп спорт мастеры һәм кандидатлар, 1нче разрядлы спортчылар ,6 Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре белән дә горурлана ала бу мәктәп.
Татарстан, Идел буе, Россия беренчелегенә үткән ярышларда катнашу һәм оту-бик зур дәрәҗә ди Саба спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов.