Трилобитлар

Трилобитлар биш йөз кырык ике миллион ел элек кембрий чорында барлыкка киләләр. Алар диңгез буынтыкаяклыларының юкка чыккан классына керәләр. Калын панцирьләре, гәүдәләре яссы булу, катлаулы күзләренең өске якта булуы, авызының һәм аякларының корсак ягында урнашуы, трилобитларның тән төзелешләре су төбендә яшәргә җайлашкан булу турында сөйли. Аларның кайберләре ләм белән, башкалары вак умырткасызлар белән, ә беркадәре - планктон белән тукланганнар. Кыскычлары һәм казналыкларында тешләре булмаса да аларның күбесе, мөгаен, ерткычлар булганнардыр. Азык ваклау өчен аларга үзгәргән очлыклары хезмәт иткән. Трилобитлар арасында суда йөзеп йөрүчеләр, шуышып йөрүчеләр һәм ләм казучылар булганнар. Тоташ баштан һәм буынтыклы гәүдәдән торган трилобитларның озынлыклары туксан сантиметрга кадәр җиткән.
Back to Top