р кнне керсе тшем (Роза Схетдинова ке, Радик Нуретдинов сзлре)
Һәр көнне керәсең төшемә —
Елмаеп чыгасың тирмәңнән.
Чәчеңне җилләргә,
Җилләргә, җилләргә
Таратып үтәсең тирәмнән.
Артыңнан үләннәр тирбәлә,
Җемелдәп чыклары коела.
Син мине еракка,
Еракка, еракка
Чакырдың да кебек тоела.
Оригинал аккомпанемента:
Баянчы: Ильнар Сайин (Казань)
Жырлый: Айдар Курмандаев (Тюмень)